Лаләдән бик сирәк аллергия чыга.
Улыбыз аллергиядән тилмерә. Табиб гөлләрне киметергә киңәш итте. Кайсы гөлләрнең аллергия чыгару куркынычы бар? Алсинә.
Иң аллерген гөлләр: яран, абагасыманнар, филодендрон, диффенбахия, алоказия, цикламен, толстянка (акча гөле). Яран яфрагындагы эфир майлары аллергия чыгара, баш авыртуга сәбәпче була ала. Абагасыманнарның вак споралары өйгә тарала, бу сулыш алу белән проблемаларга, ютәл башлануга сәбәпче була ала.
Әгәр кышын суганчалы чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнсәгез, иң аллергиялеләре: лилия һәм сөмбел (гиацинт). Лаләдән бик сирәк аллергия чыга.
Нет комментариев