Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова белдерүе буенча, Кытай посылкалары аша коронавирус белән зарарлану куркынычы юк.
Булган тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, вирус 40 градустан югары температурага түзә алмый һәм әйләнә-тирә мохиттә бик тотрыклы түгел.
“Бүгенге мәгълүматларга караганда посылкалар куркыныч тудырмый. Каядыр җибәрелгән предметлар аша инфекцияләнү очраклары бүгенге көндә дөньяда теркәлмәгән”, – дип шәрехли РФ Баш дәүләт санитар табибы Анна Попова.
Нет комментариев