Сибайдан өченче сыйныф укучысы Руслан Беляев соңгы көннәрдә Мәскәүдә клиникада операциягә чират көтеп яткан. 9 яшьлек малайга йөрәк күчереп утыртырга тиеш булганнар.
Сибайдан өченче сыйныф укучысы Руслан Беляев соңгы көннәрдә Мәскәүдә клиникада операциягә чират көтеп яткан. 9 яшьлек малайга йөрәк күчереп утыртырга тиеш булганнар. Ләкин донор органын малай көтеп ала алмаган.
Интернетта Руслан Беляевка ярдәм күрсәтү төркеме битләрендә: “Аның йөрәге 3 гыйнвар көнне сәгать 9нчылар киткәндә туктады”, - дип язганнар.
Сабыйның гәүдәсен Сибайга алып кайтыр өчен әнисенә акчаларны Русланның сыйныфташларының ата-аналары җыеп биргән, дип яза Өмет.
Фото: pixabay.com/ru
Нет комментариев