Шәфкать туташлары көне белән, хөрмәтле шәфкать ияләре!
Сәламәтлек

Шәфкать туташлары көне белән, хөрмәтле шәфкать ияләре!

12 май - Россиядә шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә. Район сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 258 урта медицина хезмәткәре (фельдшер һәм шәфкать туташлары) эшли.

Алны-ялны белмичә, көнне-төнгә ялгап һәрберсе үз эш урынында тырышып эшләүче ак халатлы шәфкать туташларын профессиональ бәйрәмнәре белән котлап үтәсе килә.
Шәфкать туташлары без - табибларның уң куллары буларак район халкының сәламәтлеген саклауга үзләреннән зур өлеш кертәләр. Хастаханәгә һәркем, медосмотрлардан кала билгеле, нинди дә булса проблема белән мөрәжәгать итә. Һәрбер авыруның моң-зарын тыңлап, үз профессияләренә тугры калып, ак халатларына тап төшермичә хезмәт куючы шәфкать ияләренә гаиләләрендә иминлек, үзләренә дә нык сәламәтлек, сабырлык һәм эшләрендә уңышлар телибез, - дип хастаханә администрациясе исеменнән теләкләрен җиткерде баш табиб урынбасары Чулпан Мөхәммәтгалиева.

250

Нет комментариев