2024 елга кадәр Татарстан «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Татарстан онкология хезмәтенең матди-техник базасын яхшырту өчен 2 млрд.сум алачак.
«Сәламәтлек саклау»милли проекты кысаларында 2019 елда Татарстан Республикасы онкология диспансеры 491 млн.сумлык яңа МРТ, рентген-диагностика җиһазлары, маммографлар һәм башка җайланмалар сатып алды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә диспансерның баш табибы Илгиз Һидиятов сөйләде.
Баш табиб билгеләп узганча, онкодиспансер - бүгенге көндә бик көчле учреждение. Филиаллар белән бергә елына 350 мең пациентны кабул итә.
Нет комментариев