Табиблар акча йоткан баланы коткарган
Операциядә балалар хирургы Айнур Камалов, анестезиолог Максим Филиппов һәм ассистент Андрей Осипов катнашкан
Әлмәт район балалар хастаханәсендә табиблар акча йоткан балага ярдәм иткән. Кызны күрше районнан алып килгәннәр, ул күкрәгендә авыртуга зарланган һәм ашамый башлаган. Рентген үңәченең өске өлешендә чит предмет барлыгын күрсәткән, дип яза «Татар-информ».
Табиблар операция ясап, тәңкәне алган. Шуннан соң бала үзен яхшы хис итә башлаган.
Операциядә балалар хирургы Айнур Камалов, анестезиолог Максим Филиппов һәм ассистент Андрей Осипов катнашкан.
Табиблар билгеләп үткәнчә, мондый хәлләр еш була. Алар ата-аналарны балаларын игътибар белән күзәтергә һәм алар күрә торган урыннарда вак предметлар калдырмаска чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев