Тагашурлылар авылларында ФАП ачылуны бәйрәм кебек кабул иттеләр (фото)
Сәламәтлек

Тагашурлылар авылларында ФАП ачылуны бәйрәм кебек кабул иттеләр (фото)

Җырладылар-биеделәр... Милли көйләрдән авыл гөрләп торды. Тагашур авылы тарихына уелып калачак шушындый күркәм вакыйганы күтәренке күңел белән кабул итүләре килгән кунакларның күңеленә хуш килде.

Фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында Татарстан Республикасының Иминлек советы секретаре Айрат Шәфигуллин катнашты. Шулай ук район башлыгы Рамил Нотфуллин, баш табиб Газинур Дәүлиев, "Труд" җәмгыяте рәисе Рашит Һадыев, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллинның тантанага җыелган авыл халкына ирештергән ихлас котлаулары, изге теләкләре бәйрәм мизгелләрен тагын да баетты.
Баш мөхәррир фотолары.

250

Нет комментариев