Тәмле һәм файдалы бал турында берничә факт
Төнгә 1 чәй калагы бал — яхшы ял итү нигезе
Дуслар! Инде яңа аертылган бал ашый башладыгызмы? Балның файдасы да күп икән:
- ул энергия өсти: бал кабып куйсагыз, көч-куәт өстәлүен сизәрсез;
- йокыны яхшырта: балны табигый тынычландыру чарасы дип атыйлар. Ул мелатонин эшләп чыгаруга ярдәм итә. Төнгә 1 чәй калагы бал — яхшы ял итү нигезе. Бигрәк тә аны ромашка чәе белән эчсәң.
- майны яндыра: төнгелеккә капсагыз, майны яндыру механизмнары көчлерәк эшли икән, бу балның матдәләр алмашын тизләтүенә бәйле.
- бавырга булыша: бал (бигрәк тә кабак согы белән кушсагыз), токсиннарны чыгарырга булыша
- иммунитетны ныгыта: бигрәк тә сарымсак белән бергә кушсагыз. Сарымсакны вак кисәкләргә турагыз, аңа бал салыгыз. Төнгә 1 чәй калагы кабыгыз, ул иммунитетны стимуллаштыручы эффект күрсәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев