Татарстанда янәдән ике ар-атның коронавирус инфекциясеннән үлүе расланган
Узган тәүлектә Татарстанда 1937 нче һәм 1948 нче елларда туган ике ирнең Covid-19 инфекциясеннән вафат булу очрагы теркәлгән.
Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза ярдәмендә расланган, вирус идентификацияләнгән.
Вафат булучыларның туганнарының һәм якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.
Бүгенгә Татарстанда коронавирустан 299 кеше үлеме теркәлгән. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Нет комментариев