Сәламәтлек

Татарстандагы мәктәп балага умыртка сөяге сынганы өчен 100 мең сум түләячәк

Әлеге очрак белән прокуратура шөгыльләнә башлаган

Республиканың Лениногорск районы мәктәпләренең берсендә укучы ватылган ишек аркасында зыян күргән. Баланың ябык компрессион умыртка сөяге сынган. Әлеге очрак белән прокуратура шөгыльләнә башлаган, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Прокуратура тарафыннан бирелгән дәгъвадан соң суд мәктәпне балага уртача авырлыктагы сәламәтлеккә зыян китергән өчен мораль зыян компенсациясен түләргә мәҗбүр итте. Учреждение 100 мең сум бирергә тиеш. Карар әлегә үз көченә кермәгән.

Вечерняя Казань


Нет комментариев