Үз эшләренең чын осталары
Сәламәтлек

Үз эшләренең чын осталары

Рүзәл һәм Айнур авыруга тиешле ярдәмне вакытында күрсәттеләр

«Бер көнне , эштән кайтып китәр алдыннан гына, безнең бер коллегабызның хәле начарланып китте. "Ашыгыч ярдәм" чакырырга туры килде. Ул вакытында килеп тә җитте. Рүзәл һәм Айнур дигән егетләр коллегабызга тиешле ярдәмне вакытында күрсәттеләр. Шундый ипле, тәрбияле, өлгер егетләр! Үз эшләренең чын осталары!

Авыру коллегабыз әйтә: "Аларны күрүгә үк,миңа җиңел булып китте", - ди.

Мин үзем дә бу арада кан басымы белән җәфаланам. Айнур, минем дә кан басымымны үлчәп, дару бирде. Ул арада Рүзәл тагын бер коллегабызның сорауларына җавап бирергә өлгерде. Коллегабызны кеше итеп киттеләр, бездән дә рәхмәт ишеттеләр. Егетләрнең икесенә дә тән һәм җан саулыгы, эшләрендә иминлек, уңышлар телибез!

Гөлнур Гыйззәтуллина,

Балтач бистәсе


авыру

Нет комментариев