Алабуга илнең төп стартын очраклы гына кабул итми, биредә билбау көрәше традицияләре буыннан-буынга күчә
Алабугада ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Бөтенроссия чемпионаты старт алды. Татарстанга 25 төбәктән 300дән артык катнашучы килде.
Билбау көрәше-күп халыкларда таралган көрәшләрнең борынгы һәм мавыктыргыч төре. Монда көч, җитезлек һәм көндәшнең гамәлләрен алдан күрә белү мөһим.
Алабуга илнең төп стартын очраклы гына кабул итми. Биредә билбау көрәше традицияләре буыннан-буынга күчә.
Бөтенроссия ярышлары ике этаптан тора. Беренчесе — ирекле стильдә билбау көрәше, икенчесе-классик стильдә. Чемпионат җиңүчеләре дөнья чемпионатында урын өчен көрәшне дәвам итү мөмкинлеге алачак.
ТНВ
Нет комментариев