Балтач көрәшчеләре ел рейтингында призлы урындамы?
2024 ел нәтиҗәләре буенча көрәш рейтингында алдынгы урыннарга чыккан командаларны акчалата сюрприз көтә.
Ел нәтиҗәләре буенча беренче бишлеккә кергән командаларга 500 мең, 400 мең, 300 мең, 250 мең һәм 200 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак.
2023 ел белән чагыштырганда 2024 елда нәтиҗәләрен яхшырта алган командаларны 150 мең, һәм ике 100әр мең сум бүләк көтә. Бүләкләү тантанасы Муса Җәлил истәлегенә узачак турнирда үтәчәк.
Билгеле булганча, 2024 ел сезоны көрәш нәтиҗәләре буенча Чаллы, Әлмәт, Балтач, Арча һәм Казанның Яңа Савин-Авиатөзелеш командалары беренче биш урынны яулады. Шунысын да искәртергә кирәк, быел гомумкомандалар беренчелегендә еллык җиңүчеләр ахыргы бәйгеләрдә генә тәгаен ачыкланды, дип яза Шәһри Казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев