Балтач дзюдочылары Кукмарада таныла
Балтачлылар дзюдо буенча ярышларда катнашып кайтты.
24 декабрь көнне Кукмара шәһәрендә “Зилант” спорт мәктәбе беренчелегенә дзюдо ярышлары булып узды. Биредә Кукмара, Шәмәрдән, Балтач, Нократ Аланы командалары катнашты.
“Факел” клубының дзюдо түгәрәгендә шөгыльләнүче Әмир Бариев – 1, Мөхәммәд Гомәров – 2, Рияз Муллагалиев һәм Габдулла Гафуров 3 призлы урын яулады. Гадел Мөхәрләмов, Илсур Мөхетдиновлар да матур гына чыгыш ясап, Балтач данын Кукмарада танытып кайтты. Яшь дзюзочыларның әти-әниләре тренер Ягьфәр Шәмсимөхәммәтовка олы рәхмәтләрен ирештерә.
Зөлфия Бариева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев