8-14 март көннәрендә Владимир өлкәсенең Суздаль шәһәрендә каратэ буенча дөнья чемпионаты һәм беренчелеге узды.
Әлеге ярышларга төрле илләрнең меңгә якын вәкиле җыелды. Халыкара ярышларда катнашучыларга, кунакларга һәм оештыручыларга РФ спорт министры Олег Матыцин исеменнән сәламләү сүзен халыкара класслы Россия спорт мастеры Александр Филюшкин җиткерде. Балтач кызлары Вәсилә Газизова белән Айгизә Хәмидуллина Татарстан командасы составында чыгыш ясап, матур нәтиҗәләр күрсәтте. Вәсилә ПК ката соло буенча - өченче, СЗ ката соло буенча икенче призлы урын яулады.
Вәсилә Газизова фотолары
Нет комментариев