«Балтач» спорткомплексында бадминтон буенча ярышлар узды (фото)
Спорт

«Балтач» спорткомплексында бадминтон буенча ярышлар узды (фото)

10 апрель көнне «Балтач» спорткомплексында бадминтон буенча III ачык шәхси, команда ярышлары узды. Ул Бөтенроссия бадминтончылары көне уңаеннан, «МДСУ-1» оешмасы призына үткәрелде.

Чара Балтач һәм Саба районнары башлыклары Рамил Нотфуллин белән Рәис Миңнеханова, «ТР бадминтон Федерациясе» президенты В.Чаплыгин, ярышларның спонсоры - «МДСУ-1» оешмасы җитәкчесе Рашит Ильясов һәм баш хөкемдар Эмиль Гариповның котлау сүзләре башланып китте. Ярышларда Балтач, Арча, Кукмара, Саба, Теләче районнарыннан 80 бадминтончы катнашты.
Шәхси зачетта 2004 елгы һәм яшьрәкләр арасында:
1 - Гөлфия Вәлиева (Байлар Сабасы), Фидаил Смоголов (Байлар Сабасы);
2 - Алмазия Котдусова (Теләче), Алмаз Гайнетдинов (Теләче);
3 - Алина Ильина (Балтач), Ленар Гыйльманов (Кукмара).
2001-2003 елгылар арасында:
1 - Альбина Сафина (Теләче)
2 - Зөхрә Низамиева (Байлар Сабасы)
3 - Гөлназ Зиатдинова (Арча)
Яшүсмерләр арасында:
1 - Илшат Миңнегалиев (Байлар Сабасы)
2 - Адель Җаббаров (Теләче)
3 - Нәзир Гыйльманов (Балтач)
2000 елгылар һәм өлкәнрәкләр арасында:
1 - Гөлгенә Вәлиева (Байлар Сабасы), Рәмзил Гафетдинов (Балтач)
2 - Ландыш Сыйтдикова (Теләче), Ильяс Шигабиев (Байлар Сабасы)
3 - Аделина Бурцева (Кукмара), Илһам Карамов (Кукмара)

Командалар арасында:
«Балтаси - 2» - беренче, «Балтаси - 1» - икенче, «Богатые Сабы - 1» өченче урында.

Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

250

Нет комментариев