Район шахматчылары Татарстан чемпионатына китте.
Шахматчыларыбыз бер дә тик тормый инде. Яше-карты бер ярыштан кайтып керә, икенчесенә чыгып китә. Алар шушы көннәрдә тагын юлга кузгалды, шахмат буенча Татарстан чемпионатына. Безнекеләр 19-22 ноябрь көннәрендә Татарстанның иң көчле шахматчылары белән көч сынашачак. Район данын яклаучы Салават Габдрахманов, Камил Мөхәрләмов, Хәлил Гатауллин, Хәмит Кәримуллин, Ландыш Гарифуллина, Гаптрәфыйк Фәйзрахманов, Данил Закиров, Гөлшан Сөләймановага уңышлар телибез.
Фото: http://vk.com
Нет комментариев