Инде менә өченче ел районыбыз физкультурачылары үз бәйрәмнәрен Кара күлдә мул табынлы өстәл артында уздыралар.
Физкультурачыларыбызны быел котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, аның урынбасары Илһам Гайнетдиновлар да килгән иде.
Котлау чыгышларыннан соң бер төркем алдынгыларга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында "Яңа тормыш", "Бөрбаш" җәмгыятьләре рәисләре М.Сәйфетдинов, Р.Солтанов, спорт мәктәбе тренерлары Р.Мөхәммәтгалиев, И.Маннапов, Р.Хөсәенов, С.Григорьев, Л.Гарифуллина, Балтач мәктәбенең, гимназиянең физкультура укытучылары И.Галимуллин, Ф.Нәкыйповалар бар иде.
Бәйрәм район мәдәният үзәге үзешчәннәренең матур җырлары белән үрелеп барды.
Нет комментариев