Делегация вәкилләре районның спорт инфраструктурасын карап чыктылар, заманча корылмаларның мөмкинлекләрен бәяләделәр
Районыбызга эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Ветераннар советы президиумы әгъзалары Александр Васильевич Плюшкин һәм Наилә Фәйзрахман кызы Гыйләҗевалар килде.
Кунаклар иң элек районыбызның ветеран спортчылары белән очрашты, истәлекләр уртаклаштылар, бүгенге тормыш-көнкүрешләре белән таныштылар.
Аннары делегация вәкилләре районның спорт инфраструктурасын карап чыктылар, заманча корылмаларның мөмкинлекләрен бәяләделәр.
Нет комментариев