Балтачта мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасы узды
Укытучылар төрле спорт төрләренең теннис, шорт-трек, чаңгы эстафетасы, мылтыктан ату, волейбол, дартс, шахмат ярышларында көч сынаштылар
«Хыял» яшьләр үзәгендә район мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасы үтте. Ярышлар мәгариф идарәсе, мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм профсоюз комитеты белән берлектә уздырылды.
Алар төрле спорт төрләренең теннис, шорт-трек, чаңгы эстафетасы, мылтыктан ату, волейбол, дартс, шахмат ярышларында көч сынаштылар.
Урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:
1 урын – Балтач гимназиясе
2 урын – Балтач мәктәбе
3 урын – Норма мәктәбе.
Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:
1 урын – Пыжмара мәктәбе
2 урын – Сосна мәктәбе
3 урын – Кенә мәктәбе.
Призлы урын яулаган командаларга акчалата сертификатлар тапшырылды. Җиңүче командага сертификаттан тыш, мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты һәм район башкарма комитетыннан өстәл теннисына сертификат бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев