Бу юлы да бөтен Казанны "төеп" кайттылар, безнекеләр. Кекусинкай-каратэ буенча Казан беренчелегенә ярышларда безнекеләрдән тыш Казан, Чаллы, Базарлы Матактан, Биектаудан - барысы 124 спортчы җыйналган иде.
Балтач спорт мәктәбендә Альберт Бәзәгетдинов кул астында шөгыльләнүчеләр бу юлы аеруча матур күрсәткечләргә ирештеләр диясе килә.6-7 яшьлекләр арасында Алим Гарипов һәм Әмир Бәзәгетдинов чемпион булдылар.8-9 яшьлекләр арсында шулай ук Салих Зарипов, Ислам Мөҗипов чемпион булсалар, Артем Федоров исә икенче булды.



Нет комментариев