Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнекеләр Себерне яулады (+фото)

Үткән ялларда Кемерово каласының "Кузбасс" спорт үзәгендә татар көрәше буенча "Себер Кубогына" Бөтенроссия ярышлары булып узды.

Татарстан командасы составында районыбыздан бу ярышларга бару хокукы берьюлы 3 көрәшчебезгә бирелгән иде. Билгеле, егетләребез ышанычны аклады.
13 төбәктән 100дән артык көрәшче бил алышкан бу ярышларда Татарстан командасыннан 9 үлчәү авырлыгында 7 көрәшчебез алтын медаль алуга иреште. Һәм иң куанычлысы алар арасында 65 килограмм үлчәү авырлыгында Борнактан Илдан Әхмәтханов та бар.
Балтачтан, бүгенге көндә спорт мәктәбендә тренер булып эшләүче атказанган спорт остасы Ринат Хәйретдинов 90 килограммда - икенче, 80 килограмм үлчәү авырлыгында Яңгулда тәрбияләнгән Малмыж егете Айрат Хәйруллин өченче урынны яуладылар.
Рәхмәт, егетләр! Балтач, Татарстаныбыз данын гел дә шулай югары тотыгыз. Уңышлар, Сезгә!

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250