Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Әби, мин бу бүләкне алып кайтам»

Әбисе Нураниянең әрәпәгә, « Иң оста яшь көрәшчегә» дип атап биргән зур бүләген күреп, дүртенче сыйныфны тәмамлаган Руслан шулай ди.

Һәм сүзендә тора да. Моңа кадәр көрәшкәне булмаган малай, шул елны балалар ярышына катнаша, җиңә һәм матур көрәше белән махсус бүләккә (әбисенең бүләгенә) дә лаек була.

Бу җиңү, әйтерсең, Русланга көч бирә. Моңа кадәр әтисе Илдарның көрәшкәнен сокланып күзәткән малай бер-бер артлы җиңүләр яулый башлый.

– Әти дә гомере буе киңәшләр бирде, әмма төп шөгыльләнү мәктәптә булды. Башта Рөстәм абый Гарифуллин, аннан Ранил абый Габдрахманов җитәкләгән түгәрәккә йөрдем, – ди Руслан. – Район, республика күләмендәге ярышларда катнаштым. Җиңгән чак-лар да, призер булган вакытлар да булды...

Сигезенче сыйныфтан соң укуын Казандагы олимпия резервы училищесында дәвам итә Руслан. Анда грек-рим көрәше белән кызыксынып китә. Милли көрәш ярышларында рес-публика күләмендә алган беренче урыннарга грек- рим көрәше буенча чемпион титулы да өстәлә. Аннан Идел буе төбәгендә чемпион һәм Рәсәй күләмендәге мәртәбәле бәйгедә призер булып таныла. Бу җиңүләре белән ул Рәсәйнең спорт мастеры кандидаты нормасын үти.

Әлеге училищеда унберенче сыйныфны уңышлы тәмамлаган егет Казан авыл хуҗалыгы академиясендә укып, икътисадчы дипломын ала, бер үк вакытта төзелеш техникумын да тәмамлый.

Көрәштә дә сынатмый Руслан.

Зурлар «ягы»на күчкәч тә, якыннарын җиңүләре белән сөендереп тора. Тик беренче уңышлар артыннан ук зур сынау да килә. Ярышларның берсендә Русланның аягы – тез башы имгәнә. Операция ясатканнан соң ике ел аренадан югалып тора ул. Тик кабат көрәшкә кайта. «Көрәшмә, ташла», – дип, күңелен сүрелдерүче булмый. Үзе дә тагын да үҗәтләнеп тотына. Уңышлар озак көттерми. Бер елдан инде ул республика күләмендәге ярышта җиңү яулый, Муса Җәлил исемендәге мәртәбәле бәйгедә өченче урынны ала. Үткән елгы район Сабан туенда баш батыр булып калган Руслан Рәфыйков исә быел Татарстан күләмендә үз авырлыгында чемпион кала, Рәсәй күләмендә призер була һәм күптән түгел үткән дөнья беренчелегендә беренче урынны яулый. Бу зур җиңүеннән соң аңа халыкара класслы спорт мастеры исеме биреләчәк.

Яңгулның данлык-лы көрәшчеләре Габделфәрт һәм Илдар Рәфыйковларның ышанычлы, өметле дәвамчыларының берсе булган Русланга ихлас күңелдән зур уңышлар телибез. Тормыш иптәше Люция, улы Ильман, туганнары, якыннары, райондашларыбыз да аннан яңа җиңүләр көтеп кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алмаз Нотфуллин истәлегенә татарча көрәш ярышлары