Борнак мәдәният йортында, тәүге мәртәбә, авыл яшьләре арасында өстәл теннисы буенча ярыш үтте.
10 декабрь көнне Борнак мәдәният йортында, тәүге мәртәбә, авыл яшьләре арасында өстәл теннисы буенча ярыш үтте. Ундүрт уенчы катнашында узган бәйгедә Рөстәм Рамазанов – беренче, Камил Шакиров – икенче, Рамил Гафурҗанов өченче урынны алды. Призлы урынны алучыларга медальләр, бүләкләр тапшырылды. Чемпион егет Күчмә кубок белән дә бүләкләнде.

Нет комментариев