Бу ялларда “Сабантуй” паркы янындагы чаңгы трассасы әлеге спорт төрен үз итүчеләрдән тынып тормады. Кичә ул мәктәп укучыларын һәм Рәлиф Әскаров призына көрәшүчеләрне кабул итсә, бүген биредә «Татарстан чаңгы юллары - 2018» ярышлары үткәрелде.
Әлеге ярышларны райондашларыбыз инде күптән үз итәргә өлгерде. Старт бирелгәнче гәүдәләрне җылытып җибәрергә эшләнә торган зарядка, эштән бушап рәхәтләнеп бер-берең белән аралашу, матур паркларда җанга рәхәтлек алып чаңгыда җилдерү – болар бар да бүген балтачлыларны бердәм итте. Елдан-ел катнашучылар саны арту да, Балтачыбызда сәламәт яшәү рәвешен алып баручыларның күбәюен генә дәлилли. Афәрин, шулай дәвам да итсәк иде.
Нет комментариев