Арчада урнашкан «Металл" җәмгыяте призына чаңгы роллерларында узучы ачык район беренчелеге соңгы вакытта чын мәгънәсендә республика ярышлары статутысын алып килә.
Быелгы ярышларда да кайдан гына килмәгән иде, спортчылар. Казан, Яшел Үзән, Нократ Аланы, Кукмара... . Һәм билгеле, безнекеләр.
Төрле яшь аермаларында төрле ераклыкка узыштылар, спортчылар. Иң матур күрсәткечкә районыбыздан гимназия укучысы Зәйнәп Нигъмәтҗанова иреште. 1,4 километрлы араны ул өченче булып килде. Аннан әз генә калышып Марина Григорьева дүртенчее булды.
Ир-егетләребездән спорт мәктәбе тренеры Ленур Галимҗанов исә бишенче булды. Тагын бер спортчыбыз - 50 яшьлек Михаил Павлов исә сигезенче булды.
Фотоларны тулы санда биредә карагыз: http://baltaci.ru/tt/gallery.html
Нет комментариев