Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Балтачта хоккей хәрбия операциядә катнашучы егетләр хөрмәтенә үткән

Хоккей хәрбия операциядә катнашучы егетләр хөрмәтенә үткән

Бишенче ел рәттән Чутай авылында спартакиада уза. Елдагыча оештыручылар төрледән төрле призлар куя. Быел да төп приз итеп тай куелган иде.

Спартакиада төрле ярышлар белән үрелеп барды. Кайнар чәй, коймак, пылау, шашлык — болар барысы да бәйрәмдә күңел ачучылар өчен әзерләнгән иде.

Күрше авыллардан да бик күп кунаклар килгән иде.

Чутай белән Нөнәгәр командалары хоккей уйнады. Беренчелекне чутайлылар яулады. Икенчедә Нөнәгәр командасы. 

Биредә матур итеп бизәлгән чаналар парады узды. Гармунчылар җырлап мәйдан әйләнде. Болар барысы да бәйрәм рухы өстәде. 

Хоккей уеннарында Чутайдан бер егет хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә дип иганәчелек иткән. Исемен белгертәсе килми.  Хоккейга приз, уенчыларны ашату чыгымнарын да үзе күтәргән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев