Эш көне спорттан башланды: район оешмаларында зарядка дәвам итә
„Хыял“ яшьләр үзәге белгечләре уңай энергия өләшә!
Иртәнге сәгатьләрдә алар оешма-предприятиеләргә барып, эш көне башланганчы хезмәткәрләр белән саф һавада зарядка ясыйлар.
Бүген, 18 август иртәсендә, бу матур гадәтне Балтач үзәк хастаханәсе коллективы дәвам итте. Ак халатлы геройларыбыз — табиблар, шәфкать туташлары һәм барлык персонал — саф һавага чыгып, күңелле музыка астында буыннарын яздылар һәм көне буена җитәрлек тонус алдылар.
Эш графигы никадәр генә тыгыз булмасын, иртәнге ун-унбиш минут вакытны физик активлыкка багышлау — ул стрессны киметергә һәм эш көне дәвамында продуктив булырга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев