«Факел» клубында форпостчылар көч сынашты (+фото)
Спорт

«Факел» клубында форпостчылар көч сынашты (+фото)

“Факел” клубында узган әлеге чарада Балтач һәм Норма урта мәктәбенең яшь форпостчылары кемнең көчлерәк, җитезрәк икәнен раслады.

Патриотик тәрбия, спортка мәхәббәт тәрбияләү, дуслык җепләрен ныгыту максатында оештырылган әле чара укучыларның үзләренә дә, аларныд әти-әниләренә дә бик ошады. Беренчелекне Балтач мәктәбеннән Тимур Хәлялиев яуласа, шушы ук мәктәптән Әмир Бариев икенче булды. Норма мәктәбе укучысы Алинә Якупова исә яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп өченче призлы урынга лаек булды.


форпост

Нет комментариев