“Факел” теннис осталарын бергә җыйды
Спорт

“Факел” теннис осталарын бергә җыйды

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, “Факел”да өстәл теннисы буенча ярышлар узды.

10-18 яшьлекләр арасында узган өстәл теннисы ярышларында, ни кызганыч, бары биш кеше генә катнашты. Алай да уеннар бик киеренке шартларда барды. Беркемнең дә сер бирәсе килмәде. Әмма Ильяс Шәрифҗановка тиңнәр булмады, ул иң яхшы уенчы булып танылды. Икенче һәм өченче урыннарны Илсаф Шәрифҗанов белән Динислам Ганиев бүлеште.


теннис

Нет комментариев