Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Спорт

«Факел»да шашка ялкыны

Кунакларны аеруча шатландырып, чарада махсус хәрби операция ветераннары Нияз Ризванов һәм Тәлгать Галиев катнашты

14 август көнне «Факел» яшүсмерләр клубында Физкультурачылар көне уңаеннан мөмкинлеге чикле кешеләр арасында шашка ярышлары оештырылды.

Бу күркәм башлангычның инициаторы — «Фикердәш» клубы җитәкчесе Чулпан Габделганиева булды.

Ярышлар киеренке, әмма дустанә рухта барды.

Кунакларны аеруча шатландырып, чарада махсус хәрби операция ветераннары Нияз Ризванов һәм Тәлгать Галиев катнашты.

Турнир нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчылар билгеләнде:

Ир-егетләр арасында:
1 урын - Садиков Марат
2 урын - Гареев Рәсим
3 урын - Хәбибуллин Данил

Хатын-кызлар арасында:
1 урын - Газизуллина Айгөл
2 урын - Александрова Ева
3 урын - Галиева Рузия

Махсус хәрби операция ветераннары арасында:


1 урын - Галиев Тәлгать
2 урын - Ризванов Нияз

Шашка уены — ул физик күнегү генә түгел, ә тактик фикерләү сәләтен, сабырлыкны һәм ихтыяр көчен үстерә торган интеллектуаль осталык.

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев