Фидәил батыр бәйгесенең чираттагысы тәмамланды
Келәмгә чыккан һәр яшь батырны котлыйбыз, зур җиңүләр алда булсын!
Бөрбаш авылында РСФСРның спорт остасы Фидәил Нури улы Шакиров истәлегенә 21 тапкыр 2012 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш бәйгесе булып узды. Фидәил Шакиров – данлыклы көрәшче Васил Гарифуллинның шәкерте.
Бөрбаш мәктәбенә физик тәрбия укытучысы булып кайткан Васил Гарифуллин заманында көрәш түгәрәге башлап җибәрде, ярышларда укучыларны катнаштыру өчен зур тырышлык куйды. Үзе армия сафларына алынгач, аның эшен унынчы классны тәмамлаган Фидәил Шакиров дәвам итте. Ике ел ул безне физик культура дәресләреннән укытты. Васыйл абый кайткач, бергәләп шөгыльләнделәр, Фидәил Нури улы укырга киткәч тә, мәктәп һәм көрәш белән араны өзмәде.
Көрәш ярышларында күпләребез аның кебек көрәшергә хыялландык, тыныч, көлемсерәп, һичкемне аермый аралашуы һәркемне сок-ландыра иде. Биш тапкыр Татарстан, өч тапкыр Россия чемпионы, Муса Җәлил исемендәге мәртәбәле бәйгенең алты тапкыр җиңүчесе булды. 1974 елда «Милли спорт төрләре буенча Россиянең спорт мастеры», 1998 елда «Россиянең атказанган спорт мастеры» дигән исемнәр бирелде. Батырның вафатына быел 21 ел һәм 21 ел рәттән туган авылында аның истәлегенә балалар һәм яшүсмерләр арасында көрәш ярышлары уза. Остазы Васыйл Гарифуллин да Фидәил батырдан соң бер ел гына яшәп калды, аның истәлегенә дә апрель аенда Нормада зур бәйге үткәрелеп килә.
Ә бу көрәш ярышында Бөрбаш, Норма, Чепья, Яңгул, Балтач, Пыжмара, Арбор, Смәил мәктәпләреннән, Балтач, Карадуган гимназиясе, Салавыч күппрофильле лицее, Кукмара, Арча, Әлмәт шәһәреннән, Теләче, Лаеш районнарыннан, Киров өлкәсе Иске Йөрек авылыннан, Мари Иле Республикасыннан барлыгы 110 спортчы катнашты.
28 кг. үлчәү авырлыгында:
1 нче урын – Рияз Сабиров (Балтач мәктәбе);
2 нче урын – Рамазан Нигъмәтуллин (Сосна мәктәбе);
3 нче урын – Раяз Мөхәммәдиев (Карадуган гимназиясе), Илья Мамаев (Мари Иле Республикасы).
32 кг. үлчәү авырлыгында:
1 нче урын – Даян Әхмәдуллин Даян (Балтач мәктәбе);
2 нче урын – Муса Фәйзрахманов (Арбор мәктәбе);
3 нче урын – Раяз Шакиров (Арча шәһәре), Ришат Леонтьев (Чепья мәктәбе).
36 кг. үлчәү авырлыгында:
1 нче урын – Әскар Сафин (Лаеш районы);
2 нче урын – Сәлим Шакиров (Арбор);
3 нче урын – Рамзан Нургалиев (Әлмәт шәһәре), Фәнзил Мөхетдинов (Арча шәһәре).
40 кг. үлчәү авырлыгында:
1 нче урын – Арсений Дмитриев (Кукмара шәһәре);
2 нче урын – Адель Акулов (Арча шәһәре);
3 нче урын – Илдус Низаметдинов (Иске Йөрек авылы), Кирилл Парманов (Чепья мәктәбе).
43 кг. үлчәү авырлыгында:
1 нче урын – Альмир Галимҗанов (Теләче районы);
2 нче урын – Владислав Смирнов (Мари Иле Республикасы);
3 нче урын – Данияр Әхмәтгалиев (Арча шәһәре), Ирек Хәйретдинов (Балтач гимназиясе).
46 кг. үлчәү авырлыгында:
1 нче урын – Арсений Афанасьев (Мари Иле Республикасы);
2 нче урын – Зиннур Вәлиуллин (Лаеш районы);
3 нче урын – Юсуфджон Зарипов (Лаеш районы), Әмир Әгьлиуллин (Арча шәһәре).
50 кг. үлчәү авырлыгында:
1 нче урын – Рүзәл Галимуллин (Смәил мәктәбе);
2 нче урын – Ислам Галиев (Балтач мәктәбе);
3 нче урын – Дамир Галеев (Иске Йөрек авылы), Булат Низамиев (Смәил мәктәбе).
55 кг. үлчәү авырлыгында:
1 нче урын – Илнар Фәттахов (Кукмара шәһәре);
2 нче урын – Адель Гарипов (Лаеш районы);
3 нче урын – Нурислам Гыйбадуллин (Бөрбаш мәктәбе), Ильяс Идиатуллин (Норма мәктәбе).
65 кг. үлчәү авырлыгында:
1 нче урын – Билал Галимуллин (Бөрбаш мәктәбе);
2 нче урын – Галимҗан Хәмидуллин (Лаеш районы);
3 нче урын – Нәфис Рәхимов (Кукмара шәһәре), Эльмир Шәрәфиев (Лаеш районы).
65 кг.нан югары үлчәү авырлыгында:
1 нче урын – Алан Зиатдинов (Арча шәһәре);
2 нче урын – Рүзәл Хуҗин (Кукмара шәһәре);
3 нче урын – Альмир Хәбибуллин, Раяз Габдуллин (Салавыч күппрофильле лицее).
2014 нче елгы һәм аннан яшьрәк Балтач егетләре арасында аерым көрәш барды. Җиңүчеләр түбәндәгечә:
25 кг. үлчәү авырлыгында:
1 нче урын – Рүзәл Хәтимов (Бөрбаш мәктәбе);
2 нче урын – Эмиль Гыйльметдинов (Бөрбаш мәктәбе);
3 нче урын – Хәлим Фазлыев (Бөрбаш мәктәбе), Әмирхан Гыйбадуллин (Бөрбаш мәктәбе).
50 кг. үлчәү авырлыгында:
1 нче урын – Сәйдәш Шакиров (Смәил мәктәбе);
2 нче урын – Фирдәвес Гыйбадуллин (Бөрбаш мәктәбе);
3 нче урын – Ислам Әшрәфҗанов (Яңгул мәктәбе), Салих Фазлыев (Бөрбаш мәктәбе).
70 кг. үлчәү авырлыгында:
1 нче урын – Камил Ганиев (Балтач мәктәбе);
2 нче урын – Сөләйман Галимов (Бөрбаш мәктәбе);
3 нче урын – Салават Рәхимҗанов (Көшкәтбаш авылы).
Келәмгә чыккан һәр яшь батырны котлыйбыз, зур җиңүләр алда булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев