«Гаилә формуласы» җиңүчесе билгеле булды
Гаиләләргә үзләренең иң көчле, җитез, тиз, креатив, акыллы икәнлекләрен исбатларга туры килде
«Батыр» яшьләр үзәгендә «Гаилә формуласы» дип исемләнгән спорт-интеллектуаль уены узды, биредә Сафиуллиннар, Гыймадиевлар, Гыйматдиновлар, Гыйләҗевлар, Камаевлар, Дәминовлар һәм Әхмәтхановлар гаиләләре үзара көч сынашты. Аларга үзләренең иң көчле, җитез, тиз, креатив, акыллы икәнлекләрен исбатларга туры килде.
Уен ике мавыктыргыч этаптан торды: спорт өлешендә гаиләләр төрле сынауларда ярышып, үзләренең физик әзерлекләрен, җитезлекләрен һәм тизлекләрен күрсәттеләр. Интеллектуаль өлештә катнашучылардан максималь концентрация, креатив фикерләү, эрудиция таләп ителде.
Киеренке ярышта Дәминовлар, Сафиуллиннар һәм Гыйматдиновлар гаиләләре җиңү яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев