“Хыял”да дусларча матч
Спорт

“Хыял”да дусларча матч

«Хыял» яшьләр үзәгендә эшче яшьләр арасында мини-футбол буенча дусларча очрашу булды.

Матчта Югары Субаш, Көшкәтбаш һәм Балтач командалары көч сынашты. Командаларның нык, яхшы әзерлекле булуы оештыручыларда зур соклану хисләре уяткан.

- Киләчәктә мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәк дигән карарга килдек.. Эшче яшьләр игътибардан читтә калырга тиеш түгел, - диде «Хыял» яшьләр үзәге директоры Раил Садыйков.

Беренчелекне Балтач командасы яулаган.

250

Нет комментариев