Яңгулда шашка һәм шахмат ярышы булып узды
Котлыйбыз!
Яңгул мәдәният йортында урамнар арасында чираттагы ярыш - шашка һәм шахмат ярышы булып узган.
Ярыш үзенчәлекле булды, чөнки аның хөкемдары шашка буенча спорт мастеры, Россия һәм Татарстан чемпионы Габделганиева Чулпан үзе иде.
Ярышның төп спонсоры Сельхозхимия җитәкчесе Наил Гыйләҗевка, бәйгенең башыннан ахырына кадәр хөкемдарлык иткән Чулпанга һәм Гыйззәтуллина Гөлшатка, барлык катнашучыларыбызга олы рәхмәт җиткерәбез, дип хәбәр итәләр Яңгулдан.
Ә урыннарга килгәндә алар түбәндәгечә. Шашка - шәхси беренчелек:
1 урын- Закиров Данил
2 урын — Закиров Ренат
3 урын- Габделахатов Марат
Урамнар арасында:
1 урын- Түбән оч
2 урын- Таулы
3 урын- Тау асты
4 урын- Югары оч
Шахмат - шәхси беренчелек:
1 урын- Вәлиев Рифкат
2 урын- Закиров Данил
3 урын- Мөхәммәталиев Илнар
Урамнар арасында:
1 урын- Таулы
2 урын- Түбән оч
3 урын- Тау асты
4 урын- Югары оч
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев