Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җилдән җитез Ленур (+фото)

19 август көнне «Зөя калкулыклары»нда («Свияжские холмы») "Геройлар узышы" үтте. Биредә Балтач урта мәктәбенең физик культура укытучысы Ленур Галимҗанов та катнашты.

Хәтерләсәгез, 10 июньдә «Зөя калкулыклары»нда «Геройлар узышы. Яңа биеклек» проектына старт бирелгән иде. Ул чагында катнашучылар, 10 километрга сузылган трассада 20 каршылыкны узып, финишка килде. Беренчесе уеннар рәвешенә генә үтеп, урыннар билгеләнмәде. 19 август көнне уздырыланында исә финалга чыгучылар 9 сентябрьдә суперфиналда көч сынашу мөмкинлегенә ия булды.

- 22 каршылыкны җиңеп, 11 чакрым араны йөгереп уздык. Җиңүләр җиңел бирелми, әмма сер бирмәдем. Даими шөгыльләнүләр үз нәтиҗәсен бирде. 9 сентябрьгә суперфиналга чакыру алдым, әмма эш графигы тыгыз булу сәбәпле, ярышларга барудан баш тарттым, - ди Ленур.

Ленурны райондашларыбыз йөгерешче генә түгел, оста чаңгычы буларак та белә. Районда, республикада яулаган уңышлары да бихисап. Әле аның өстенә үз призына чаңгы ярышлары оештырып спортчы балаларны да сөендерә.

"Геройлар узышы"ндагы җиңүләре белән котларга дип шалтыраткач, Ленурның чираттагы ярышларга әзерләнгән чагы иде. Үзебезнең җирлектә чаңгы һәм җиңел атлетика спортын үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән җилдән җитез Балтач егетенә район данын еракларга танытып, зур уңышларга ирешергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250