"Балтач" ял паркы шугалагында "Хыял «яшьләр үзәге коллективы Балтач районы оешмалары арасында яратып өлгергән "Керлинг» спорт уенын үткәрде.
Ярышларда «Арча» җәмгыяте, 110 янгын сүндерү-коткару бүлеге, район эчке эшләр бүлеге, “Балтач газы” идарәсе командалары катнашты.

Беренчелекне район эчке эшләр бүлеге командасы яулады. 2 урында – 110 янгын сүндерү-коткару бүлеге, өчтә – "Арча" җәмгыяте, 4 урында – “Балтач газы” идарәсе командасы.

Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Нет комментариев