9-11 сыйныф укучылары арасында оештырылган баскетбол ярышлары башта Балтач , Норма, Урта Көшкәт, Черпья зоналарында узса, финал ярышлары исә "Балтач" универсаль спорт залында узды.
Ярышларда 18 мәктәптән 30 команда чыгыш ясап, уйнаучылар саны 300 уенчыдан артып китте. Егетләр һәм кызлар арасында да Балтач гимназисе уенчыларына тиңнәр булмады.
Егетләр арасында калган урыннарны Балтач, Яңгул мәктәпләре уенчылары яуласа, кызлар арасындаСосна, Кече Лызи уенчылары яулады.
Иң яхшы уенчылар да гимназиядән - Марсель Кәбиров белән Анастасия Васильева. Районыбызда узачак республика зона ярышларында бу командабыз район данын яклаячак. Уңышлар, аларга.
Нет комментариев