Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Хезмәт"нең үз шахматчылары бар (+фоторепортаж)

Быел тәүге мәртәбә «Хезмәт» газетасы призына шахмат ярышлары узды

Районыбызның спорт дөньясындагы һәр яңалыгын түкми-чәчми үз укучысына җиткерүче газетабызның үз призына инде ничә еллар хоккей ярышы уздыруы беркемгә дә яңалык түгел. Быел газетабыз призына беренче тапкыр уздырылган шахмат ярышлары да спортчылар тарафыннан зур яклау тапты.
Салавыч күппрофильле лицеенда «Хезмәт» газетасы призына узган шахмат ярышларында 2011-2012, 2013 һәм аннан яшьрәк балалар арасында иң көчлеләр ачыкланды. Ярышларда районыбызның ун мәктәбеннән 40тан артык шахмат сөюче катнашты. Ярышка килүчеләрне лицей укучылары дәртле биюләр һәм җырлар белән каршы алды.
– Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов, «Хезмәт» газетасының баш мөхәррире Вакыйф Зәкиев хәер-фатыйхасы белән башлангыч алган әлеге ярышлар дәвамлы булып, бик күп спортчыларга шахмат дөньясына трамплин булсын иде, – диде җиңүчеләрне бүләкләгән чакта ярышларның төп хөкемдары Ландыш Гарифуллина.


Менә алар җиңүчеләр: 2011-2012нче елгылар арасында Нормадан Раил Мәрданов һәм Бөрбаштан Зифа Корбанова – беренче, Ильяс Мөҗипов (Норма) һәм Дилә Закирова (Балтач гимназиясе) – икенче, Ислам Шәйхиев (Салавыч) һәм Ралина Шаһимәрданова (Балтач) өченче урын яулады.

2013 һәм аннан яшьрәкләр арасында Балтач мәктәбеннән Сәмир Мөхәммәтгалиев һәм Кариленең “Тургай” балалар бакчасына йөрүче Раида Мәрданова – беренче, Тимур Фазлыев (Салавыч) һәм Динә Гатауллина («Тургай» балалар бакчасы) – икенче, Райнур Шаһимәрданов (Балтач) һәм Дилия Закирова (Норма) өченче урынга лаек булдылар.

Мәктәпләр арасында Норма мәктәбе  беренче булса, Балтач мәктәбе белән Салавыч күппрофильле лицее икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.

 

Без исә бәйгедә җиңү яулаган шахматчыларны, аларны ярышларга әзерләгән остазларны ихластан котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев