Командабыз тулы булса, барысын да ерып чыга идек
Спорт

Командабыз тулы булса, барысын да ерып чыга идек

Узган шимбәдә көрәшчеләребез "Хыял" яшьләр үзәгендә бертуган Әхмәдиевлар призына бил алышса, зурларыбыз Арча шәһәрендә Арча муниципаль районы башлыгы призына үткәрелгән ярышларда көрәшеп, гомуми зачетта икенче призлы урынны яулап кайттылар.

"Командабыз тулы булса, барысын да ерып чыга идек", - дип уртаклашты фикерләре белән Илдар Зарипов. Илдар үзе өченче урынны яуласа, Рәдис Сәмигуллин исә икенче булган. Тагын бер райондашыбыз, Чепья егете Максим Максимов Әтнә районы өчен бил алышып, өченче урынны яулаган. Җиңүчеләребез акчалата бүләкләргә, медаль, дипломнарга ия булды. Егетләребез алдында тагын да зуррак бурычлар тора. 11-13 февраль көннәрендә алар Зәйдә Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган ярышларда бил алышачаклар. "Балтач" универсаль спорт залында ярышларга хәзерлек бар куәтенә бара.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев