Көрәш сезоны ачылды
Спорт

Көрәш сезоны ачылды

Быелгы көрәш сезонын ХХ тапкыр үткәрелүче авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына ярышлар башлап җибәрде.

Ул үткән җомга-шимбәдә башкалабызның "Ак Барс" көрәш сараенда үтте. Ярышларда 54 командадан 344 көрәшче бил алышты һәм янә республиканың иң көчле батырлары ачыкланды. Безнең өчен дә куанычлы хәбәрләр кайтып иреште. Үз үлчәү авырлыкларында Татарстанның атказанган спорт остасы Ринат Хәйретдинов һәм Сабантуебызның баш батыры Фердинанд Вәлиев өченче призлы урын яуладылар. Командабызның быелгы составында зур үзгәрешләр булса да, аллага шөкер, узган елгы күрсәткечебезне саклап кала алдык, командабыз җиденче булды.
Фото: http://feosport.ru/upload/images/1318139993_borba_2.jpg

250

Нет комментариев