Актаныш балалар иҗат үзәгендә блиц һәм кыска вакытка шахмат буенча республика беренчелеге үтте.
Әлеге ярышларда безнеңн районнан ир-егетләр арасында Абдрахманов Әмир, Хөрмәтуллин Азат, Габдрахманов Салават, Гатауллин Хәлил, хатын-кызлар командасы составында Гарифуллина Ландыш һәм Шаһимәрданова Рамилә чыгыш ясады. Хатын-кызлар командалары арасында Балтач командасы ике төр буенча да чемпион булып танылды һәм ике кубок яулады. Шәхси беренчелеккә килгәндә блиц буенча Рамилә икенче, кыска вакытка өченче призлы урынны яулады.
Роза Шакирова фотолары.
Нет комментариев