Милли көрәш буенча тренер Альберт Миннеханов белән һөнәри юнәлешкә багышланган очрашу узды
Спорт

Милли көрәш буенча тренер Альберт Миннеханов белән һөнәри юнәлешкә багышланган очрашу узды

Чемпион булуның төп сере - тырышлык һәм спортка мәхәббәт

«Батыр» яшьләр үзәгендә милли көрәш буенча тренер Альберт Алимасович Миннеханов белән һөнәри юнәлешкә багышланган очрашу узды.

1979 елда ул РСФСР чемпионы булган, хәзер исә үз осталыгын балаларга тапшыра.Ул шөгыльләнгән балалар төрле дәрәҗәдәге ярышларда даими рәвештә призлы урыннар яулый.

Альберт Алимасович балаларга чемпион булуның төп сере - тырышлык һәм спортка мәхәббәт икәнен искәртте.

Чемпионнар ничек туа? Бу хакта чемпион үзе сөйли.


Альберт Миннеханов

Нет комментариев