Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Минтимер Шәймиев Кубогына көрәш турниры җиңүчеләре билгеле - исемлек

Командалар арасында беренчелекне Кукмара районы көрәшчеләре яулаган.

(Казан, 30 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча төбәкара турнир җиңүчеләре билгеләнде. Ярыш 26 -27 апрель көннәрендә Актанышның "Батыр" спорткомплексында узды. Бу турыда район Актаныш районы басмасы хәбәр итте.

Актаныш келәмендә бил алышыр өчен республиканың төрле төбәкләреннән 46 команда – 391 көрәшче килгән. Актаныш үзе әлеге турнирга ике командасын тәкъдим иткән.

Командалар арасында беренчелек Кукмара районы көрәшчеләрендә. Икенче урында – Әлмәт, өченче урында Казан шәһәренең Яңа Савин районы. Келәм хуҗалары актанышлыларның командалары исә 5 һәм 7 урыннарны яулаган.

2003-2005 елда туган үсмерләр арасында җиңүчеләр:

36 кг авырлык
Алексей Данилов (Кукмара)
Ленар Әүхәдиев (Балтач)
Илдар Латыйпов (Зәй)
Инсаф Ногманов (Киров-Мәскәү)

40 кг авырлык
Рамазан Корбанов (Мамадыш)
Богдан Григорьев (Кукмара)
Илшат Гыйниятуллин (Кукмара)
Рамил Гатауллин (Саба)

43 кг авырлык
Илназ Гайфетдинов (Мамадыш)
Артем Григорьев (Кукмара)
Нияз Хәлиуллин (Саба)
Фидаил Гасыймов (Мамадыш)

46 кг авырлык
Илфат Миннегалиев (Азнакай)
Булат Яруллин (Балтач)
Әнис Абдуллин (Киров-Мәскәү)
Гадел Мусин (Мамадыш)

50 кг авырлык
Рубин Рәджәбов (Әлмәт)
Инсаф Гыйльметдинов (Кукмара)
Рузил Хәлиуллин (Әлмәт)
Булат Загиров (Актаныш)

55 кг авырлык
Разил Исхаков (Лаеш)
Айнур Насыйбуллин (Авиа-Яңа Савин-1)
Тимур Хөсәенов (Авиа-Яңа Савин-2)
Салават Хәбетдинов (Актаныш)

60 кг авырлык
Азимҗан Котбетдинов (Авиа-Яңа Савин)
Заһид Шәйхәйдаров (Актаныш)
Ислам Таһиров (Саба)
Айрат Төхвәтуллин (Чирмешән)

65 кг авырлык
Илназ Шәмсиев (Актаныш)
Рафаэль Бильданов (Әлмәт)
Рүзәл Тимергалиев (Кукмара)
Айнур Нургалиев (Мамадыш)

70 кг авырлык
Инсаф Кәримуллин (Кукмара)
Вадим Васильев (Теләче)
Маис Ршоян (Азнакай)
Нәзир Ибәтуллин (Чирмешән)

70 кгдан авыррак
Багир Зарипов (Теләче)
Рүзәл Багиров (Авиа-Яңа Савин)
Илсаф Фәхретдинов (Кукмара)
Марат Пулатов (Балык Бистәсе)

 

Фото: aktanysh-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш