Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы көрәш турниры тарихында Балтач көрәшчеләренә тиңнәр юк!

Бүген Казанда Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры уңаеннан, матбугат конференциясе уза. Биредә райондашыбыз Айдар Хәйретдинов та катнаша.

18–19 март көннәрендә «Ак барс» көрәш сараенда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турниры уза. Быел бу бәйге 59 тапкыр уздырыла.

Тарихка күз салсак, 1964 елда узган тәүге турнирда Сарман командасы беренчелекне яулаган булган. Аннан соң Буа көрәшчеләре, өченче елны Чистай батырлары җиңгән. Алардан соң ике ел рәттән Актаныш көрәшчеләре турнир җиңүчеләре булган. Иң куанычлысы шул, турнир тарихында зур уңышка безнең Балтач егетләре ирешкән. Шунысын әйтергә кирәк, райондашыбыз Айдар Хәйретдинов бу ярышта 10 мәртәбә җиңү яулаган. Фидәил Шакиров исә алты, Рифкать Хөсәенов, Ринат Хәйретдинов дүрт мәртәбә турнир җиңүчесе булып танылган.

Исегезгә төшерәбез, узган ел исә турнирда 65 килограмм үлчәү авырлыгында Илназ Миңмуллин – беренче, Ирек Әхмәтханов икенче булган иде.

Бүген Казанда Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры уңаеннан, матбугат конференциясе уза. Биредә райондашыбыз Айдар Хәйретдинов та катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры