Районыбыз тарихында беренче тапкыр 7 яше дә тулмаган Сосна малае 100 шакмаклы шашка буенча республика беренчелегендә призер булды.
21-24 нче гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә Р. Нәҗметдинов исемендәге шашка-шахмат мәктәбендә халыкара шашка буенча Татарстан беренчелеге узды. 2008 нче елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында Сосна авылыннан Нияз Хәбибуллин 2 нче урынны яулады. Ул әле балалар бакчасына гына йөри. Шуңа да карамастан бик оста шашка уйный. Ниязга алдагы ярышларда да зур уңышлар, яна җиңүләр насыйп булсын, дип изге теләкләрен ирештерә тренер, сайтыбызның даими укучысы Ландыш Гарифуллина.
Нет комментариев