Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Нормабашта нигә күмәкләп тау шуганнар?

Шимбә кичләрен кемдер мунчадан соң кайнар чәйләрен эчеп, өендә ял итеп үткәрсә, Нормабаш халкы аны тау шуу бәйрәме оештырып үткәрде.

Әлеге авылда җыелып бәйрәм итәр өчен мәдәният йорты булмау да киртә түгел, авыл халкы җыелырга, күңелләрне дәртләндереп бер бәйрәм ясарга кирәк дип уйлый икән, ул аңа ирешә дә.
“Авыл халкы белән бергә оештырылганга бәйрәмебез бик күңелле булды”, ди алып баручы Рузилә Шамкаева. Чыннан да, әлеге чара күңелләргә үтеп керердәй булып оештырылган һәм үткән. Төрле бәйгеләрдә яше-карты бергә катнашып, әле бик озак исләрдән чыкмас бәйрәм ясаган. Тау шуып, ярышып кына калмаганнар әлбәттә, тәмле коймак һәм чәйләр белән дә сыйланганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев