“Факел” яшүсмерләр клубында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, өстәл теннисы буенча ярышлар булып узды.
Әлеге бәйгедә 14 кеше көч сынашып, үзаралай җиңүчеләрне билгеләделәр. Илдар Нәкыйпов калган егетләрдән өлгереррәк һәм җитезрәк булып, җиңү яулады. Рәфкать Зиатдинов – икенче, Ильяс Закиров өченче урыннарга лаек булдылар.
Сәламәт яшәү рәвешен алга сөреп, бәйгедә катнашкан, шәп кәеф бүләк иткән һәрбер катнашучыга ихластан рәхмәтләрне ирештереп, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
Нет комментариев