«Раиф» мәчетендә ял итүче балалар өчен спорт бәйрәме үткәрелде (фото)
Спорт

«Раиф» мәчетендә ял итүче балалар өчен спорт бәйрәме үткәрелде (фото)

«Раиф» мәчетендә ял итүче балалар өчен "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре СМУ микрорайоны уен мәйданчыгында спорт бәйрәме үткәрде.

Балалар 4 командага бүленеп, үзләрен күңелле стартларда сынады, алар тоннель буенча йөрде, тизлеккә ярышты, пирамида төзеде. Җиңүчеләрне исә канат тарту ярышы аша билгеләделәр. Балалар ярышлардан уңай тәэсирләр алып, бер кочак бүләкләр белән кабат лагерьга кайтты.


250

Нет комментариев