Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ранил Габдрахманов: "Мин егетләргә ышанам" (+фоторепортаж)

Ранил Габдрахманов җитәкчелегендә татарча көрәш буенча район җыелма командасы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек һәм министрлыгы Кубогына үтәсе ярышларга әзерлек күнегүләрен алып бара.

19-21 октябрь көннәрендә Казанда «Ак барс» көрәш сараенда узачак бәйге бик мәртәбәле. Бу ярышларның Кубогын министрлыкныкы гына түгел, ә гомумән көрәш Федерациясенеке дә дип атарга була, чөнки Татарстан Республикасы көрәш Федерациясе җитәкчесе - Марат Әхмәтов.
Команда составында үзгәрешләр булса да, егетләребез матур көрәш күрсәтеп, җиңү яулауга сәләтле, мин аларга ышанам, ди баш тренер, Татарстан һәм Русия күләмендә иң мәртәбәле бәйгеләрдә җиңүгә ирешкән Ранил Габдрахманов.

Әйе, егетләребез дөрестән дә булдыралар, бары ярыш вакытында аларга уңайлы көндәшләр, очко яулау һәм аркага салу өчен уңайлы мизгелләр булып, шул мөмкинлекләрдән оста файдаланырга форсат кына чыксын иде.
Автор фотлары
erid: 2VtzqwTSgT9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2VtzqwTSgT9